ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән мини-тренинг

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның үз фикерләрен әйтә белүләрен, үз фикереңә ия булу, кеше фикерен ихтирам итү сәләтләрен үстерү.

Чара тренинг темасын формалаштыруны ярдәм иткән риваятьләрдән башланды. «Толерантлык сүзен ничек аңлыйсыз?» дигән темага әңгәмә вакытында социаль хезмәт алучылар барысы бергә толерант шәхеснең характерында нинди сыйфатлар булуын ачыкладылар. «Без нәрсә белән охшаш» һәм «Тылсымлы кибет» күнегүләре үткәрелде. Катнашучылар тест уздылар һәм аның нәтиҗәләрен анализладылар. Ахырда һәркем низаглы ситуациядә «Үзеңне ничек дөрес тотарга кирәк?» дигән өйрәтүче белешмә төзүдә катнашты.

Тренинг нәтиҗәсендә, социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт урнашты; ярдәмчеллек, үзара аңлашу, гафу итү теләге, толерантлы  булу һәм үз-үзеңне тоту нигезләренә  дә төшенделәр.

Тренингта дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International