«Наркотикларсыз тормыш»

2020 елның 30 июне, сишәмбе

2 июньнән 26 июньгә кадәр Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында наркотикларга каршы айлык уздырылды. Ул «Наркотикларсыз тормыш»девизы астында үтте.

Чараның максаты-наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыру, эчкечелекне кисәтү һәм үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Наркотикларга каршы акциянең нәтиҗәсе «Без тормыш өчен» дигән плакатлар ясау буенча тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләрнең уртак эше булды.

Айлык приютта рухи-әхлакый тәрбия эшен көчәйтергә, наркотикларга каршы профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International