«Яшь янгын сүндерүче» эстафетасы

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

 Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь янгын сүндерүче» эстафетасы үткәрелде. Иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр исеме өчен көрәштә 2 команда көч сынашты. Тәрбияләнүчеләр янгын куркынычсызлыгы һәм тормыш иминлеген тәэмин итү темасына сорауларга җавап бирделәр, янгын вакытында «зыян күрүчеләргә» ярдәм күрсәттеләр, беренче янгын сүндерү чараларын куллану күнекмәләрен күрсәттеләр. Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләр «Иң яхшы яшь янгын сүндерүче» грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International