«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Умыртка баганасы авырулары вакытында дәвалау физкультурасы» дигән сәламәтләндерү шөгыле

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова умыртка баганасы авырулары белән социаль хезмәт алучылар өчен  сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.

 Шөгыльнең максаты: социаль хезмәт алучыларны гәүдә торышын яхшыртырту һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеген арттыру өчен роликлар белән күнегүләр комплексын үтәү белән таныштыру.

Шөгыльдә үз-үзеңә массаж ясау, арка мускулларын ныгыту өчен, ролик - спорт инвентаре кулланылды. Социаль хезмәт алучылар снарядның түбәндәге файдасы белән таныштылар: аның йогынтысы астында тән йомшара, кан йөрүе яхшыра, авырту кичерешләре кими, шулай ук хәрәкәтләрне үтәү дә җиңеләя. Барлык күнегүләр дә роликка ятып әйләнүгә нигезләнгән. Үз тән авырлыгы белән йогынты ясап, кеше мөстәкыйль рәвештә тирән мускулларга массаж ясый. Шөгыль аз төркемле булганга күрә, һәр шөгыльләнүче өчен инструктор индивидуаль темп, амплитуда һәм кабатланулар санын сайлады. Комплексны башкарганда, инструктор шулай ук күнегүләрне башкару техникасына игътибар итте, хаталарны төзәтте.

Шөгыль ахырында инструктор ролик белән күнегүләрнең социаль хезмәт алучыларның җенесенә, яшенә, физик әзерлегенә карамастан, барысына да күрсәтеләчәген билгеләп үтте. Спорт тренировкасының мондый төре тәнне яхшы формада тотарга, аркадагы авыртулардан арынырга, буыннарның хәрәкәтчәнлеген арттыруга  ярдәм итә. Аерым алганда,роликта шөгыльләнү – гәүдә торышын һәм буыннарның хәрәкәтен яхшыртыртуда файдалы икәнлеген аңладылар.

Чарада 2 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International