Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” театральләштерелгән тамаша "Чебен Цокотуха"

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы танып -белү   чарасы узды.  Белгечләр җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр К.И.Чуковскийның"Муха -Цокотуха" әкиятен куйдылар.Балалар әлеге әкиятне сәхнәләштерүдә зур кызыксыну белән катнаштылар  һәр бала үз ролен җиренә җиткезеп башкарды.

Мондый чаралар яхшы кәеф,уңай  эмоцияләр булдыруда ,сөйләм телен үстерүдә һәм таныш әдәби әсәрләр буенча  образларны  интонация,мимика,хәрәкәтләр аша башкару осталыгын арттыруда ярдәм итә.

Логопед Лемара Ганиева әйтүенчә, чараның максаты – балаларның   “Бөҗәкләр”  темасына  сүз  запасларын киңәйтү, театраль эшчәнлеккә карата кызыксынуларын арттыру ,шулай ук балаларда  социаль тәртип күнекмәләрен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International