2019 елда «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты «ЛУКОЙЛ» гавами акционерлык җәмгыяте үткәрә торган социаль һәм мәдәни проектларның еллык региональ конкурсында катнашты. «Өстәл уеннары - чикләүләрсез» проекты «Спорт» номинациясенә дәгъва кылды һәм, нәтиҗәдә, 50 000 сум грант отты.
Проектның төп идеясе - интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында спорт һәм сәламәтләндерү-тернәкләндерү чаралары оештыру. Шул исәптән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру, Чистай муниципаль районында инвалидлар өчен яңа адаптив спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру өчен тагын бер мөмкинлек.
Проектны гамәлгә ашыру планы түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырылды:
Беренче этап - аз мобильле социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның физик һәм психоэмоциональ торышына мониторинг үткәрү һәм «Матрешка», «Крокинол», «Корн Холл», «Боулинг» өстәл уеннары кагыйдәләре буенча укыту видеодәресләре сериясен оештыру;
Икенче этап - сатып алынган спорт җиһазларын сынау һәм өстәл уеннары буенча спорт күнекмәләрен камилләштерү буенча планлы дәресләр оештыру;
Өченче этап-учреждение базасында оештырылган мастер – классларда «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасы әгъзаларын чакырып, спорт җиһазларын тәкъдир итү.
Йомгаклау чарасы 2020 елның июнь аенда «Сабантуй - 2020» Чистай шәһәренең муниципаль чарасы кысаларында инвалидлар өчен махсуслаштырылган «Игелек» мәйданчыгында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спортның адаптив төрләре һәм өстәл уеннары буенча ярышлар уздыру планлаштырылган иде. Илдә һәм республикада COVID-19 инфекциясе таралу аркасында имин булмаган санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан чара гамәлдән чыгарылды. Учреждение 2020 елның 27 апреленнән хәзерге вакытка кадәр үз-үзен изоляцияләү режимында эшли.
Әмма, көтелмәгән хәлләргә карамастан, 26 июньдә “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннары буенча мини-чемпионат үткәрү турында карар кабул ителде. Чемпионатта катнашучылар «Матрешка», «Крокинол», «Корн Холл», «Боулинг» уеннарының дүрт төре буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ярыш йомгаклары буенча (күптөрле ярыш) җиңүчеләр билгеләнде.
Меннянова Диана (спортчы-таянучы) беренче урынны алды, Дмитриев Павел Павлович (коляскадагы спортчы) икенче урынны яулады, Жуков Сергей (коляскадагы спортчы) бронза медаль алды. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.