Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Безнең сайлау-наркотиксыз тормыш” дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү әңгәмәсе.

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

2020 нче елның 29 нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Р.Р. тарафыннан  “Безнең сайлау –наркотиксыз тормыш” дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.

Максат: наркомания турында, кешенең сәламәтлеген җимерүче фактор буларак күзаллау бирү. Тормыш күнекмәләрен формалаштыру, наркоткларга “юк!” дип әйтә белү.

Тәрбияче балаларның  игътибарын  яшүсмерләр арасында наркомания проблемасына, наркотиклар куллану нәтиҗәләренә, аларның кеше сәламәтлегенә һәм тормышына начар йогынты ясавына юнәлтте. Наркотиклар куллану аркасында тормышларыиртә өзелгән танылган һәм күренекле шәхесләр турында сөйләде.

Әңгәмә ахырында тәрбияче балаларга  “Безнең сайлау –наркотиксыз тормыш” темасына рәсемнәр ясарга тәкүдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International