ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2020 ел
җомга

Коронавирусны профилактикалау: сулыш гимнастикасы

«Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озак яшәүләрен дәвам итү өчен дәвалау - хезмәт эшчәнлеген кулланалар. 

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. мөмкинлекләре чикләнгән бала яшәгән гаилә белән  квалификацияле социаль-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан онлайн-дәрес үткәрделәр.

Сабантуй-ел саен үткәрелә торган «сабан бәйрәме», аны халык яратып билгеләп үтә. Бәйрәм күңелле, дәртле, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Менә бүген дә Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кече Сабантуй» конкурс программасында бик теләп катнаштылар. 

3 июль көнне  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Минем туган илем - Россия” дигән патриотик дәрес  үткәрделәр.

2020 нче елның 2 нче июле көнне балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 10 нчы санлы социаль участокта «Аңлау өчен юнәлеш» курсы кысаларында «Йолдызлы ил» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру, үз сыйфатларыңны һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларын бәясез кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.

8 июльдә иң дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы үз тамырлары белән борынгы Руська китә. Россиядә бу бәйрәм 2008 елдан билгеләп үтелә.

Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме алдыннан берничә карамакта булган гаиләләрне котладылар.

2020 нче елның 02 нче июле көнне «Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар белән «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә» дигән чираттагы онлайн-дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Баулы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм һәр граждан өчен уңайлы шартларда яшәү сәләтен озак саклауга юнәлдерелгән социаль хезмәт күрсәтү системасын булдыруга керештеләр


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2 июль көнне  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Малайлар һәм кызлар иленә сәяхәт” дип  аталган тематик шөгылләнү  үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International