«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. мөмкинлекләре чикләнгән бала яшәгән гаилә белән квалификацияле социаль-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан онлайн-дәрес үткәрделәр. Бүгенге көндә әлеге технология кысаларында 13 гаилә социаль хезмәт күрсәтүгә алынган, аларда 13 мөмкинлекләре чикле, хәрәкәт итү һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча өченче дәрәҗәгә ия булган бала тәрбияләнә. Белгечләр дистанцион рәвештә ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәттеләр. Ата-аналар, үз чиратында, белгечләрнең киңәшләрен үтәргә тырышалар.