ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Әни+бәби» клубының онлайн чарасы татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй”га багышланган иде. Максаты: балаларда толерантлык, сабырлык, төрле милләт кешеләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
2020 нче елның 6 нчы июлендә Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Шәрәфиева Гөлнара «Мандалотерапия»технологиясен кулланып чара үткәрде.
2020 елның 6 июленнән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 22.06.2020 ел, №452 боерыгын (Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 29.06.2020 ел, №465 боерыгы редакциясендә) үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеге яңадан башланып китте.
"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Йога – алтын яшь зирәклеге" программасы буенча дәресләр уңышлы дәвам итә.
Асфальтта рәсемнәр
Традицион булмаган рәсем - ул фикерләү сәләтен, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән уңышлы хезмәттәшлек итүне үстерү, һәм, әлбәттә, яхшы кәеф. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында 6 нчы июль көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар үзләрен «асфальтта рәсемнәр белән»сөендерделәр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган балалар рәсемнәре - балалар иҗатын үстерү өчен тагын бер мөмкинлек, һәм балаларның игътибарын гаилә, мәхәббәт, үзара аңлашу кебек мәңгелек кыйммәтләргә юнәлтү ысулы.
2020 елның 6 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кыргый хайваннар дөньясына сәяхәт” дип аталган танып - белү викторинасы узды.
2020 нче елның 6 нчы июлендә Югары Утар балалар йортының «Шәфкатьлек» бүлегендә тәрбияче Нурия Галиуллина инициативасы белән «Ябалак йорты» дип исемләнгән мавыктыргыч уен үткәрде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәм кысаларында «Гаилә иминлеге сере» дигән темага мини-тренинг үткәрде.