«Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 3 июле, җомга

2020 нче елның 02 нче июле көнне «Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар белән «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә» дигән чираттагы онлайн-дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Клуб утырышы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде, әлеге бәйрәмнең символы ромашка булганлыктан, психолог аны “Болындагы ромашка” дип исемләнгән тематик кичә рәвешендә үткәрергә булды. Катнашучы әниләрне эш шартларына кертү максаты белән чараны “Мин нинди кыр чәчәге?” дип аталган күнегү үткәрергә чакырды. Һәр катнашучы үзенең исемен, нинди чәчәккә охшавын һәм ни өчен икәнен аңлатырга тиеш булды. Аннан соң һәр катнашучы җыелучылар белән бала тәрбияләүдә булган серләре белән уртаклашты. Клуб утырышы әкият терапиясе белән дәвам итте. Психолог “Болындагы ромашка” әкиятен укыды, шуннан соң катнашучы әниләр гаилә тормышыннан килеп чыккан кискен низагларын искә төшерделәр. Ата-аналар аңында балаларының уңай сыйфатларын активлаштыру өчен, әниләргә «Ромашка» күнегүен башкарырга тәкъдим ителде. Катнашучылар альбом битләрендә чәчәк таҗлары ясадылар һәм аларга үз балаларында булган уңай сыйфатларны яздылар, ә балалар бу вакытта теләкләр ромашкасын ясадылар.

Кечкенә гаилә әгъзаларын тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү өчен, психолог чара ахырында WatsAppның әти-әниләр төркеменә “Зирәк ромашка киңәшләре. Бәхетле гаилә серләре турында китап” дип аталган белешмәлек җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International