«Кече Сабантуй»

2020 елның 3 июле, җомга

 Сабантуй-ел саен үткәрелә торган «сабан бәйрәме», аны халык яратып билгеләп үтә. Бәйрәм күңелле, дәртле, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Менә бүген дә Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кече Сабантуй» конкурс программасында бик теләп катнаштылар. Бәйрәм бик җанлы, кызыклы килеп чыкты, чөнки конкурслар беркемне дә битараф калдырмады. Команда уеннары, эстафеталар күп булды, алар балалар арасында күмәк рух һәм бердәмлек формалаштырдылар. Капчык киеп йөгерү, чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, милли татар көрәше, бу һәм башка конкурслар балаларга көн буена шатлык һәм уңай бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International