«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Малайлар һәм кызлар иленә сәяхәт” дип аталган тематик шөгылләнү үтте

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2 июль көнне  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Малайлар һәм кызлар иленә сәяхәт” дип  аталган тематик шөгылләнү  үткәрделәр.

Сәяхәт вакытында балалар малайлар һәм кызлар, ирләр һәм хатын – кызлар барлыгы турында төрле кием кию турында, төрле уеннар уйнаулары турында белделәр.

Шулай ук охшашлык һәм аерма эзләделәр, малайларның һәм кызларның психологик характеристикасын киңәйттеләр.

Нәтиҗәдә һәркем үзе өчен бер – берсенә ярдәм итәргә, кайгыртырга һәм дус булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International