мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 10 нчы санлы социаль участокта «Аңлау өчен юнәлеш» курсы кысаларында «Йолдызлы ил» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру, үз сыйфатларыңны һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларын бәясез кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.
Башта балаларга «Йолдызлы ил» әкияте укылды, шуннан соң психолог балалардан: «Әлеге әкият нәрсә турында иде?” дип сорады. Җаваплар төрле иде, балалар безнең барыбызның да төрле булуына һәм теләсә кайсы кешедә җитешсезлекләрне табып булуына, әмма без аны кешегә әйтеп, аның үз көченә ышануын, яхшы гамәлләр кылырга омтылуын югалтуына этәрәбез икәнен әйттеләр. Аннары психолог балаларга «Аждаһа койрыгын тешли», «Җилгә тирбәлүче таякчык», «Карабас Барабас» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте.
«Кызыклы - файдалы» йомгаклау әйләнешендә һәр бала әлеге очрашуда кичергән уй-фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге алды. Барысы да «Аждаһа койрыгын тешли” уенының командада булган иптәшләре белән уртак тел табарга ярдәм итүен, ә “Җилдә тирбәлүче таякчык” уенының катлаулы булуын искәрттеләр, чөнки башкаларга ышануы бер да җиңел түгел.