3 июль көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Минем туган илем - Россия” дигән патриотик дәрес үткәрделәр.
Максаты – балаларны Ватан тшенчәләре белән таныштыру, балаларда үз илеңә карата мәхәббәт хисе формалаштыру.
Дәрес барышында балалар Россия гербы белән таныштылар, илебезнең никадәр зур һәм бай булуын, безнең флагның төсләре нәрсә аңлатуын белделәр. Туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәр тыңладылар.
Дәрес ахырында балаларга рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде.