«Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озак яшәүләрен дәвам итү өчен дәвалау - хезмәт эшчәнлеген кулланалар. Хезмәт эшчәнлеге өлкән кешегә яхшы тәэсир итә, шул ук вакытта клиник, психологик һәм тернәкләндерү эффектларын да күрсәтә. Шулай ук хезмәт терапиясен куллану яшәүчеләргә физиологик процессларны стимуллаштыра, эмоциональ тонусны арттыра, кәефне яхшырта, әйләнә-тирәдәгеләр белән ныклы элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә.