Чараның максаты: балаларга кеше сәламәтлегенең алыштыргысыз кыйммәтен күрсәтү, аларда аны саклау һәм ныгыту теләге уяту.
Түбәндәге бурычлар куелды::
- балаларны төрле спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;
- җитезлекне, тизлекне, хәрәкәтне координацияләүне үстерү;
- үз организмыңа сакчыл караш уятырга.
Без барыбыз да беләбез, сәламәтлек - ул иң кыйммәтле байлык, безнең тормышыбызда! Аны саклау өчен безнең балалар йортында барлык шартлар да тудырылган. Без балалар өчен эстафета әзерләдек һәм уздырдык. Мавыктыргыч уеннар, дәртле эстафеталар беркемне дә битараф калдырмады. Спорт активлыгы балаларга көн буена энергия һәм уңай кәеф китерде.