«Ак тасманы бәйлә»

2021 елның 3 декабре, җомга

3 нче декабрь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Ак тасманы бәйлә» дигән акция уздырдылар. Акция җәмәгатьчелек игътибарын инвалидларның проблемаларына җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген яклауга, җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлык хисен үстерүгә юнәлтелгән иде.

Акция барышында волонтерлар Кама Аланы бистәсе урамнарында мәгълүмати буклетлар тараттылар һәм узучыларга ак тасмалар бәйләделәр. Волонтерлар кешеләрне бәла-казаларга битараф калмаска, күңелләрендә шәфкатьлелекне ачарга, бу көнне генә түгел, ә башка көннәрдә дә мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк һәм кайгыртучан булырга өндәделәр. «Киртәләрсез мохит»не хәрәкәт итү өлешендә генә түгел, ә аралашуда (шәхси яки мәгълүмат челтәрләре аша) тәэмин итәргә ярдәм итәргә өндәделәр.

«Ак тасманы бәйлә» акциясе белән волонтерлар инвалид булган кешеләрне «кабул итү» проблемасына битараф булмауларын һәм аларга ярдәм итәргә теләкләрен күрсәттеләр.

Акция барышында 30 тасма һәм буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International