3 декабрьдә Зәй районы «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт алучылар истәлекле датаны – «Билгесез солдат» көнен – ил территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә «Билгесез солдат» һәйкәленә бардылар.
Социаль хезмәт алучылар бу көн барлык сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләр истәлеген берләштерүен белделәр. Бу көн-фронтта һәлак булган, Ватанны саклаган һәр солдатны искә алу һәм каберләренә туганнары, нәсел-нәсәпләре килә алмаган кешеләргә рәхмәт белдерү. Алар барысы да-үз иленең геройлары, шуңа күрә бу истәлекне саклау һәм тапшыру мөһим.