«Яңа ел могҗизалары»

2021 елның 3 декабре, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «Пластилиннан могҗизалар» программасы кысаларында 10 балигъ булмаган бала өчен «Яңа ел могҗизалары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләүне, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Дәрестә катнашучылар башта алда нинди әкияти бәйрәм көткәнен, Кыш бабайдан нинди бүләкләр алырга теләвен искә төшерделәр. Соңыннан аларга пластилин кулланып яңа ел бизәнү әйберләре ясарга тәкъдим ителде. Хезмәт буенча инструктор тарафыннан пластилин белән ябыштыру вакытында эш алымнары һәм куркынычсызлык техникасы аңлатылды, эш барышы күрсәтелде. Катнашучылар үзләренә ошаган шаблоннарны сайладылар, кирәкле төстәге пластилинны алдылар һәм кисү, тарату, юдыру кебек техник алымнарны кулланып эш башкардылар. Әвәләү процессы катнашучыларга хис-тойгыларын, әйләнә-тирә дөньяга үз карашларын белдерергә, эстетик зәвык формалаштырырга, сыгылмалылык, координацияне һәм бармакларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итте.

Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен һәм хыялларын күрсәттеләр, Яңа ел бизәлешләреннән канәгать калдылар. Әлеге бизәкләрнең бер өлешен хезмәт кабинетында экүргәзмәгә куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International