«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 1 декабрьдә «Яшь рәссамчылар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Дәреснең максаты-рәсем ясау мотивын барлыкка китерү, баланың рәсем ясау, иҗат итү, тикшеренү, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру өчен шартлар тудыру.
Дәрес башында төркемдә алга таба бердәм эш алып бару өчен активатор-күнегү үткәрелде. Соңыннан әниләр психолог сөйләвеннән өй шартларында кул астындагы чаралар ярдәмендә рәсем ясауның төрле техникасы турында белделәр. Бу дәрестә штампинг ясау техникасы кулланылды. Әти-әниләр штамплар белән рәсем ясауны – шундый җиңел һәм аңлаешлы, сәнгать материаллары сыйфатында яхшы таныш предметларны кулланырга мөмкин, дип гаҗәпләнделәр. Бу бигрәк тә кечкенә балаларны өйрәтүдә актуаль булып тора, чөнки аларда әле краскалар һәм кисточкалар белән дөрес эшләү формалашмаган. Бу ысул белән ясаганда, бала дөрес эшләми дип куркырга кирәкми, чөнки барысын да төзәтергә җиңел. Бала рәсемне бозудан курыкмый үз-үзенә ышаныч ала, һәм үзен кечкенә рәссам итеп хис итә башлый. Анда кызыксыну һәм рәсем ясау теләге уяна. Әлеге техника шулай ук вак моториканы үстерүгә һәм балаларның һәрьяклап үсешенә юнәлдерелгән. Яшь рәссамнар әлеге дәрестән бик канәгать калдылар.
Йомгаклау даирәсендә ата-аналар: "Бүген нәрсә файдалы булды? Нәрсә үтәргә авыр булып чыкты һәм ни өчен?» кебек сорауларга җавап бирделәр. Аннары психолог катнашучыларга алган белемнәрен өйдә ныгытырга киңәш итте.