2020 елның 9 июлендә диетология шәфкать туташы Г.Р. Даниулова өлкәннәр белән «Безнең өстәлдә файдалы үләннәр» дигән темага әңгәмә үткәрде. Галия Равил кызы үләннәрнең дәвалау үзлекләре, аларның файдасы турында өлкәннәргә аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.
Дару үләннәре -төрле авырулар белән көрәшү һәм организмны профилактикалау өчен өстәмә чара. Өлкәннәргә дәвалау ысуллары , аларны куллану һәм дөрес җыюсерләре аңлатылды.
Әңгәмә ахырында барысы бергәләп, кыш көне куллану өчен, укроп әзерләделәр.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре ромашка символы белән беләзекләр өләштеләр. Бәйрәмгә социаль хезмәт алучы 15 гаилә балалары белән чакырылды.
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районы "Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм белгече Александровка бистәсе социаль участогында социаль һәм ведомствоара патронажда торучы гаиләләр янында булдылар.
Татарстан Республикасында «Яшүсмер» операциясе кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ата-аналар һәм балалар белән “Ата-аналар университеты” кысаларында дәресләр, шулай ук балалар белән балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү программасы буенча дәресләр үткәрделәр (Авторы Скребец А.И.).
Буген Җэлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Сөләйманова Гәүхәр Набиулла кызы үзенең 90 яшьлек Юбилеен билгеләп үтте. Котларга поссоветтан килделәр. Ялгыз яшәүче пенсионерга социаль хезмәткәр Ахатова Марселия хезмәт күрсәтә.
2020 нче елның 8 нче июльдә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында тәрбияче Идрисова С. Гаилә көненә багышланган балалар өчен асфальтта рәсем ясау чарасын үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган «Бәхетле гаилә - бәхетле ил» дигән конкурс – уен программасы үткәрде. Чарага социаль хезмәт алучылар арасыннан 5 гаилә чакырылган иде.
2020 елның 8 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Нык гаилә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында 2020 нче елның 08 нче июле көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль педагогы Марта Камалова һәм социаль эш буенча белгеч Ләйсән Сөнеева 10 нчы социаль участокта социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә учагы кадерләп саклана» дигән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Максаты: гаилә турында күзаллауны формалаштыру, эмоциональ уңайлылык атмосферасын булдыру, ялны оештыру.
12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 18 бала арасында «Яшүсмерләр арасында медиакультураны формалаштыру» дигән социаль технология кысаларында «Интернет һәм яңа технологияләр» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: төрле медиа чыганакларыннан алынган мәгълүматны мөстәкыйль тәнкыйди анализлауга мотивацияләү, медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә критик фикерләүне үстерү.