Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Безнең өстәлдә файдалы үләннәр» дигән темага әңгәмә үтте.

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

       2020 елның 9 июлендә диетология шәфкать туташы  Г.Р. Даниулова өлкәннәр белән «Безнең өстәлдә файдалы үләннәр» дигән темага әңгәмә үткәрде. Галия Равил кызы үләннәрнең дәвалау үзлекләре, аларның файдасы турында  өлкәннәргә аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.

       Дару  үләннәре -төрле авырулар белән көрәшү һәм организмны профилактикалау өчен өстәмә чара. Өлкәннәргә дәвалау ысуллары , аларны куллану һәм дөрес җыюсерләре аңлатылды.

      Әңгәмә ахырында барысы бергәләп, кыш көне  куллану өчен, укроп әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International