ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Иҗат дөньясы» түгәрәгендә социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала өчен «Ромашкалардан тәкыя» дигән мастер – класс үткәрде. Максат: бәйрәм атмосферасы тудыру, иҗади һәм сәнгатьчә фикерләүне үстерү, кул бармакларының вак моторикасын үстерү.

         Үзизоляция режимына карамастан, “Радость” үзәге психологлары “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

         3 нче июльдә, вотсап социаль челтәренең әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган төркемендә чираттагы  дәрес узды. Дәрес "Гаилә агачы-гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дигән исем астында узды.

2020 елның 08 июлендә «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең Тукай районындагы социаль педагогы Альбина Тарынчева тарафыннан «Җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре» һәм «Эссе вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына инструктаж үткәрелде».

Ел саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

 

8 июль көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. 

Бүген, 2020 елның 8 июлендә, тыл хезмәткәре, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә социаль хезмәт алучы Минкаева Мингаян Исмәгыйль кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, социаль хезмәт алучы, тыл хезмәткәре Валиуллин В.С. тормыш иптәше белән гаилә коруларына 65-еллыгын билгеләп үтәләр. 

2020 елның 7 июлендә «Файдалы ял» программасы кысаларында Кече Лызи авыл җирлегенең социаль участогында чираттагы профилактик чара үткәрелде.

2020 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган "Иң мөһиме-йорттагы һава торышы"» дип исемлэнгэн дистанцион чара үткәрделәр.

          Яр Чаллы шәһәре Изгелек инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзәк белгечләре гайлә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган квест-уенын үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International