«Гаилә учагы кадерләп саклана».

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык - һәр кеше тормышында өч төп кыйммәт. Бу кешелеклелек, игелек һәм нәселнең чиксез дәвамы файдасына беренче һәм иң мөһим аргументлар. Чын мәхәббәт йөрәкләрне җылыта, зур гаилә көче һәм илһам бирә, ә тугрылык кешеләргә, һичшиксез, ышанырга һәм могҗизалар, якты киләчәккә ышанып, алга атларга мөмкинлек бирә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында 2020 нче елның 08 нче июле көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль педагогы Марта Камалова һәм социаль эш буенча белгеч Ләйсән Сөнеева 10 нчы социаль участокта социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә учагы кадерләп саклана» дигән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Максаты: гаилә турында күзаллауны формалаштыру, эмоциональ уңайлылык атмосферасын булдыру, ялны оештыру.

Чара төрле спорт һәм интеллектуаль конкурслардан башланды: йөгерү, сикерү, аркан тарту, гаилә турында табышмаклар һәм мәкальләр сөйләү. Очрашуның дәвамы булып «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» темасына әңгәмә торды. Һәрберсе үз гаиләсендә булган гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кайберәүләр бөтен гаилә белән ял итәләр, кайберләре барысы бергә аш-су әзерлиләр, башкалары дус гаиләләре белән бәйрәмнәрнәр үткәрәләр һ. б.

Балалар бик күп уңай эмоцияләр, тәэсирләр алдылар һәм уеннарда катнашкан өчен зур булмаган истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр. Әлеге чара ярдәмендә балалар үзара ярдәмләшү, бер-береңә хөрмәт, мәхәббәт кебек төп гаилә кыйммәтләрен үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International