«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Нык гаилә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

2020 елның  8 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Нык гаилә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

            Бәйрәм башында Диана Әхмәтҗәнова “Сугышсыз дөнья” җырын башкарды. Алып баручы бәйрәм тарихы турында, “Гаилә” сүзе нәрсәне аңлатуы турында сөйләде. Аннары “Ромашка” уенына һәм төрле конкурсларда катнашырга чакырды.

            Чара “Гаиләңне яса” конкурсы белән тәмамланды. Бәйрәмнән барлык балалар да яхшы кәеф белән китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International