Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны компьютер программасы белән таныштыру, компьютер өлкәсендә белем алу һәм карашларын киңәйтү, алынган белемнәр аша дәүләтнең төрле хезмәтләре турында гамуми белемнәрне үзләштерү.
Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны «Компьютер белән тормыш буйлап» дигән программа белән таныштырды һәм көндәлек тормышта практик куллану турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, программа сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәтүне, шул исәптән электрон хөкүмәт сервисларыннан куллану һәм Интернет аша дәүләт хезмәтләрен алуны күздә тота.
Чара барышында катнашучылар иң популяр электрон хезмәт төрләре: табибларга язылу, салым, коммуналь хезмәт, телефон һәм Интернет өчен түләү, төрле кулланмалар алу, транспортны теркәү, машина йөртү өчен таныклык алу мөмкинлеге булуын да белделәр.
Социаль хезмәт алучылар, чара турында фикер алышканда, эпидемиологик хәлләр булган очракларда, дистанцион хезмәт күрсәтүнең кирәклегенә тукталып уздылар.
Чарада 4 кеше катнашты.