Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

 Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Балык Бистәсе  муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре ромашка символы белән беләзекләр өләштеләр. Бәйрәмгә  социаль хезмәт алучы 15 гаилә балалары белән чакырылды.

    Бу чараны үткәреп, без балаларда үз гаиләбездә, өйдә мәхәббәт һәм тугрылык, өлкәннәргә карата хөрмәт, гаилә әгъзаларына карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбиялибез. Үз гаиләсенең тарихына кагылышы вакыйгалар ,балаларда көчле хис-тойгылар уята, үткәннәрне искә алырга, гореф-гадәтләргә сакчыл карарга мәҗбүр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International