12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 18 бала арасында «Яшүсмерләр арасында медиакультураны формалаштыру» дигән социаль технология кысаларында «Интернет һәм яңа технологияләр» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: төрле медиа чыганакларыннан алынган мәгълүматны мөстәкыйль тәнкыйди анализлауга мотивацияләү, медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә критик фикерләүне үстерү.
Дәрес башында белгеч балалар белән заманча мәгълүмати технологияләр (видеохостинглар, браузерлар, блоггерлар) турында фикер алышты. Соңыннан катнашучыларга «Яхшыга өйрәт» проектыннан видео - ролик карарга тәкъдим ителде. https://whatisgood.ru/catalog/lectures/. Видеоролик караганнан соң балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар, интернет, соөиалҗ чертәрләр белән куллану турында сөйләштеләр.
Дәрес ахырында балалар социаль челтәрләрдә эшләгәндә сакларга кирәк булган кагыйдәләр төзеделәр.