Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районы "Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм белгече Александровка бистәсе социаль участогында социаль һәм ведомствоара патронажда торучы гаиләләр янында булдылар.
Татарстан Республикасында «Яшүсмер» операциясе кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ата-аналар һәм балалар белән “Ата-аналар университеты” кысаларында дәресләр, шулай ук балалар белән балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү программасы буенча дәресләр үткәрделәр (Авторы Скребец А.И.).
Ата-аналар белән дәресләрнең максаты-педагогик әңгәмәләр -балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең проблемалы мәсьәләләре һәм гаиләдә баланың иминлеге буенча фикер алышу. Социаль эш буенча белгеч ата-аналарга балаларны тәрбияләү мәсьәләсе буенча киңәшләрен бирде.
Балалар белән ничек аралашырга дигән сорау һәрчак актуаль. Алар белән ничек уртак тел табарга, аралашканда “кискен почмакларны” ничек итеп узып китәргә, килешергә, чын шәхес тәрбияли белергә. Әңгәмә барышында ата-аналар гаиләдә тәрбияләнүче төрле яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча яңа белемнәр алдылар. Шулай ук белгеч һәм социаль педагог балаларда хезмәт сөючәнлек, мөстәкыйльлек һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык тәрбияләү проблемаларына тукталды.