2020 нче елның 8 нче июльдә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында тәрбияче Идрисова С. Гаилә көненә багышланган балалар өчен асфальтта рәсем ясау чарасын үткәрде.
Асфальтта рәсем ясау - күңелле шөгыль, саф һавада йөрү, иҗат итү, баланың әйләнә- тирә дөньяны танып белүе. Балалар күберәк кояш, чәчәкләр, күбәләкләр, салават күпере, әйләнә-тирә табигатьне ясадылар. Шөгыль бик күңелле узды, барысы да канәгать калдылар.