ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Саф һавада дәрес

 

Июль безгә бик эссе һава торышы бүләк итте, шуңа күрә 15 июль көнне педагог-психолог Тюнева Н. В. ачык һавада “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе территориясендә урнашкан искиткеч беседкада дәрес үткәрде. Балалар бушлык күзаллауларын, игътибарны үстерүгә, шулай ук координация һәм вак моториканы яхшыртуга юнәлдерелгән график диктант үтәү биремен алдылар. Моннан тыш, график диктант өлкән мәктәпкә әзерлекнең бик яхшы ысулы булып тора, аның ярдәмендә балага алгебра, геометрияне, информатиканы өйрәнү җиңелрәк булачак. Шул ук вакытта дәрес күңелле уен белән охшаш.  

Психолог диктовкасы астында балалар, клеткаларның бирелгән санын исәпләп, тиешле юнәлештә линия артыннан линия үткәреп, рәсем китереп чыгардылар. Сюрпризлы мизгел булдыру өчен, балаларга нәтиҗәдә нинди рәсем булырга тиешлеге турында хәбәр итмәделәр. Бу өстәмә стимул тудырды. Эш вакытында өлкән яшьтәге балалар  бик теләп кечерәк яшьтәге балаларга клеткалар санын исәпләргә һәм дөрес юнәлеш сайларга ярдәм иттеләр. Клетка артыннан клетка чутлап,  балалар үз максатларына ирештеләр. Дәрес ахырына тәрбияләнүчеләрнең кәгазь битләрендә горур җилкәнле корабльләр барлыкка килделәр.

 

       Ком терапиясе- өлкәннәр белән эшләүнең иң табигый һәм нәтиҗәле формасы. Социаль хезмәт алучылар Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе   хезмәткәрләр белән берлектә бу терапиядә бик теләп катнашалар.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч  Мәдинә Хаҗарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы Демография” милли проектына нигезләнеп “Төсле әкият” социаль хезмәт  алучылар өчен “Төсле әкият” дигән темага  мастер-класс үткәрде.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

   14 июль 2020ел. Актаныш картлар йортында психолог Фәрхетдинова Р.Р. аз мобильле социаль хезмәт алучы  белән «ДОН» уен технологиясен кулланып шөгыль үткәрде.

2020 елның 14 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр балаларны шәһәр тарихы белән таныштыру максатыннан “Алабуганы данлаган туган як кешеләре” дигән темага түгәрәк өстәл оештырдылар.

2020 нче елның 14 нче июль көнне тәрбияче Зиннурова Йолдыз җитәкчелегендә Югары-Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында “Күңелле старт” уены уткәрелде.

Бу көннәрдә Хөсәенова Нурсинә Вафа кызының 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Ул безнең ил өчен авыр елларда туа һәм сугыш елларының hәм сугыштан соң да бөтен авырлыкларны тулы күләмдә сыный. Алдагы елларда да аны язмыш сынаган, әмма ул бик игелекле, тыныч кеше булып калган.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова үз дәрәҗәңне күтәрү буенча «Үзең өчен вакыт таб!» дигән темага мини-тренинг  үткәрде.

2020 елның 13 июлендә Зәй муниципаль районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары һәм психологлары тарафыннан Әхмәт авылында күп балалы гаиләдә күңелле мәзәкләр, уеннар, конкурслар белән интерактив арт-терапия үткәрелде.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр чираттагы сабын куыклары бәйрәмен оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International