2020 елның 14 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр балаларны шәһәр тарихы белән таныштыру максатыннан “Алабуганы данлаган туган як кешеләре” дигән темага түгәрәк өстәл оештырдылар.
Дәрес барышында балалар дөньякүләм танылган рәссам И.Шишикинның сәнгать иҗаты һәм М.Цветаеваның шигъри мирасы белән һәм кавалерист кыз Н.Дурова белән таныштылар. Тәрбиячеләр шулай ук Стахеевларның борынгы династиясе, Советлар Союзы Герое Л.Говоров, танылган психолог һәм психиатр В.Бехтерев турында сөйләделәр.
Хәзерге вакытта Алабугада күренекле шәхесләрнең эшләре турында беләләр һәм хэтерлиләр, чөнки Бөек кешеләргә һәйкәлләр, монументлар бар.
Үткәрелгән чарадан балалар танылган кешеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълллүмат белделәр.