Юбилеең белән, Нурсинә апа!

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бу көннәрдә Хөсәенова Нурсинә Вафа кызының 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Ул безнең ил өчен авыр елларда туа һәм сугыш елларының hәм сугыштан соң да бөтен авырлыкларны тулы күләмдә сыный. Алдагы елларда да аны язмыш сынаган, әмма ул бик игелекле, тыныч кеше булып калган. Нурсинә апага социаль хезмәткәр Вәлиева Миләүшә ярдәм итә. Алар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәт урнашкан. Юбилярны котларга “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мөкъсинова, социаль мәсьәләләр буенча белгеч Алсу Бадыкова килделәр. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Марсель Зөфәр улы исеменнән истәлекле буләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International