Тагын бер кат гаилә турында

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы - яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәт, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә.

2020 елның 13 июлендә Зәй муниципаль районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары һәм психологлары тарафыннан Әхмәт авылында күп балалы гаиләдә күңелле мәзәкләр, уеннар, конкурслар белән интерактив арт-терапия үткәрелде.

            Чакырылган катнашучылар әлеге чарадан бик канәгать калдылар. Балалар уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр алдылар. Чара ахырында балаларга  иганәчесе-эшмәкәр Шакировның “Дочки-сыночки” кибетеннән спорт костюмнары һәм аяк киемнәре тапшырылды.

Әлеге чара уртак иҗади эшчәнлек аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International