Арчаның «Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр чираттагы сабын куыклары бәйрәмен оештырдылар.
Сабын куыкларын очырту катлаулы, әмма шул ук вакытта күңелле булган, балалар өчен күңел ачу чарасы. Балалар янына кунакка Клоунесса Ириска килде, ул балаларга төрле уен күнегүләре, конкурслар тәкъдим итте.
Балалар шатланышып һавага куыклар җибәрделәр, аларның матурлыгына һәм төрлелегенә сокландылар.
Бәйрәм күңелле, кызыклы, энергияле узды һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Логопед Лемара Ганиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда уңай эмоциональ халәт тудыруга ярдәм итә, хезмәттәшлек тәҗрибәсен баета ,хәрәкәт активлыгын үстерә һәм аларда үз-үзләренә ышаныч хисе тәрбияли.