2020 нче елның 14 нче июль көнне тәрбияче Зиннурова Йолдыз җитәкчелегендә Югары-Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында “Күңелле старт” уены уткәрелде.
Уенга түбәндәге максатлар куелды: балаларда җитезлек, өлгерлек тәрбияләү; физик мөмкинлекләрен; аралашу культурасын арттыру.
Уен-ярыш балаларны ике командага бүлү белән башланып китте. Балалар туп белән уйналган ярышларны аеруча яраттылар. Каршылыклар аша үтү аларга авырлык тудырмады. Бугенге бәйге балалар күңелендә уңай тәэсир калдырды. Тәрбияче куйган максатына иреште.