Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе алучылар өчен психотерапия ысулы буларак инновацион технологияләр

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Ком терапиясе- өлкәннәр белән эшләүнең иң табигый һәм нәтиҗәле формасы. Социаль хезмәт алучылар Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе   хезмәткәрләр белән берлектә бу терапиядә бик теләп катнашалар.

       Бу психотерапевтик алым өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең психологик проблемалары һәм эмоциональ жәрәхәт кичергән, яки бу чорда туган үз-үзеңне тота белмәү  кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итү өчен кулланыла. Ком терапиясе барышында кеше үз хисләрен яхшырак аңлый башлый, үз карарларын кабул итү сәләте үсә, аның үз-үзен бәяләү арта, коммуникатив күнекмәләр яхшыра.

       Социаль-психологик статусны өлешчә яки тулысынча торгызу; социаль-психологик дисфункция дәрәҗәсе киму, авыр тормыш хәлләре аркасында килеп чыккан кыенлыкларны, башка бозылуларны җайга салу; кәефне яхшырту; активлыкны арттыру күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International