ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, интернат-йорт хезмәткәрләре, көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны саф һавага чыгаралар.

Менделеевск районында «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагылар «Өчтән чиксезлеккә кадәр» дигән фотоконкурста катнашканнар. Ул «Күп балалы Россия» проекты кысаларында үткәрелә.

Балалар һәм яшүсмерләр «Тургай» социаль приютының кече яшьтәгеләр төркемендә «Чәчәкләр көне» үтте. «Чәчәкләр көне» кyңелле һәм истә калырлык булсын өчен, аңа тәрбияче һәм балалар алдан ук әзерләнделэр. Тәрбияче балалар белән клумбаларда чәчәкләрне карадылар, анда чәчәк дөньясының матурлыгына сокландылар. Чэчэклэрнең һәм үсемлекләрнең әйләнә-тирә мохит өчен әһәмияте турында сөйләштеләр.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм реабилитацияләү хезмәте” проектын тормышка ашыру башланды.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 15 нче июлендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль  педагогы Альбина Тарынчева тарафыннан «SAND-PLAY» гамәли психологиясе технологиясен гамәлгә ашыру кысасында «Комда эзләр» темасына индивидуаль дәрес үткәрелде.

2020 елның 15 июлендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл һәм социаль педагог Газыйева Гүзәл, Кызыл Яр авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гамирова Ләйсән һәм хормейстер Минишина Ләйсән белән берлектә, «Яшүсмер» профилактик операциясе кысаларында 1 нче социаль участокта балигъ булмаган балалар белән саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрелделэр.

Баланың шәхси һәм социаль үсеше бозылуларын кисәтү, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм көч куллануны профилактикалау максатыннан психолог һәм социаль яклау белгече белгече тарафыннан психологик уеннар формалары кулланыла.

2020 елның  15 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү тәүлек буе эшли торган бүлектә “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән чара узды.

2020 елның 15 июлендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр белән берлектә “Күңелле таулар” дип исемләнгән чара уздырды.

                13 нче июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Казан эниләр " хәйрия фонды вәкилләре булып китте. «Казан әниләре " - коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмасы, аның төп максаты-хәйрия ярдәме күрсәтү. Хәзерге вакытта «Казан әниләре" Татарстанның егермедән артык учреждениесе белән ярдәм күрсәтә һәм хезмәттәшлек итә. Ял итү эшчәнлеген оештыру өчен товарлар рәвешендә спонсорлык ярдәме оештырдылар, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны телевизорлар һәм радиоприемниклар белән тәэмин иттелэр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International