Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы Демография” милли проектына нигезләнеп “Төсле әкият” социаль хезмәт алучылар өчен “Төсле әкият” дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: җәмгыятьтә һәм төркемнәрдә иҗади активлыкны һәм социаль яраклашуны үстерү.
Белгеч чәчәкләр, аларның кеше кәефенә психик процессларына йогынтысы турында сөйләде. Мөстә кыйль ровештә ниндидә булса тарихны тозү, иҗади һәм акыл эшенлеген структурлаштырырга ярдәм итә.
Мастер-классны алып баручы танылган “Алтын балык” әкияте турында фикер алышырга тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар төркемнәргә берләшеп, билгеле бер төстәге эшләпәләрне киеп, яңача итеп әкиятне тәкъдим иттеләр.
Кызыл төстә эшләпә кигән катнашучы ачык итеп, үз хис-тойгыларын, сиземләүләрен килде чагылдырды. Кара тостәге эшләпне кигәч уйга әкият геройлары турында караңгы фикерләр килде. Яшел тостәге эшләпәне кигән социаль хезмәт алучы хәтта шигырь сөйли башлады , бу хәл гаҗәп булмады, чөнки бу төс иҗат һәм креативлык төсе.
Мондый коллектив әшендә катнашучылар үзара фикер алыштылар, һәм һәркем үзен яңа рольдә сынап карады. Чара бик матур, күңелле итеп узды, кайбер катнашучылар шигырь сөйләргә һәм хәтта җырларга да теләкләре барлыгын билгеләп үттеләр.
Чарада җиде кеше катнашты.