«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үз дәрәҗәңне күтәрү буенча «Үзең өчен вакыт таб!» дигән темага мини-тренинг

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова үз дәрәҗәңне күтәрү буенча «Үзең өчен вакыт таб!» дигән темага мини-тренинг  үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда үз-үзең белән элемтәгә керә белү; үз-үзеңә һәм үзеңдә булган шартларга карата бәйсез күзәтүче позициясен башкару; үз-үзеңне уңай кабул итүне формалаштыру.

Тренинг «Үз-үзеңне бәяләүне ничек аңларга?» дигән темага әңгәмәдән башланып китте.  Социаль хезмәт алучылар тест үтеп, үз-үзләрен бәяли  белүләрен ачыкладылар. «Мин кояш нурларында», «Үз – -үзеңне  мактау», «Бәхет дәрәҗәсе», «Үзеңне тәнкыйтьләүдән арыну», «Үзеңне кабул итү» дигән күнегүләр үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар, фикер алышу барышында мондый чаралар үз-үзеңдә һәм башкалардагы  яхшы һәм файдалы гамәлләрне күрергә, үз-үзеңә бәя бирүне формалаштыруга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.

Социаль хезмәт алучылар тыныч һәм җылы атмосферада узган тренингтан  уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар. Тренингны үткәргәннән соң, катнашучылар  үз-үзләрен танып белүләре,  абруйларының һәм бәяләү дәрәҗәләренең үсү процессы активлашуын сизделәр .

Тренингта дүрт кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International