Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында 2020 нче елның 21 нче августында “Бакчачылык” юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече социаль хезмәтләр алучылар өчен “Декоратив куак төрләре. Куакларны кисү” дип аталган дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү эше кысаларында 2020 нче елның 20 нче августында 2 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста»Үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Минем Түбән Камам» дигән профилактик чара үткәрде. Дәреснең максаты: кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, балаларның Түбән Кама шәһәре тарихы турында күзаллауларын киңәйтү, шәһәрнең мәдәният һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен “Кәрҗиндә гөмбәләр» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Россиядә ел саен 22 августа Россия Федерациясе дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” указы нигезендә гамәлгә куелган. Шул уңайдан, Чепья авылында урнашкан “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “От Петра Великого и до наших дней” исеме астында информацион сәгать үткәрелде.
Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ландыш Зарипова «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар өчен «Балалар пижамасын, алъяпкычларны модельләштерү һәм тегү” дигән темага дәрес үткәрде. Модельләштерү ысуллары: макет кулланып, формулалар кулланып. Максаты: киемне модельләштерүнең төрле ысулларына өйрәнү.
2020 елның 22 августында Норма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиева Зөлһәбирә Рамазан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Инвалидлар һәм пенсионерлар өчен туризм-реабилитациянең аерым бер төре, ул кешеләрне ял итү өчен, мораль һәм физик көчләрне яңадан торгызу өчен кирәк булган хәрәкәтне күз алдында тота.
Ел саен шәхси эшмәкәр Венера Зиннур кызы Җәләева аз керемле гаиләләргә яңа уку елына әзерлек вакытында ярдәм итә.
Быел да ул мәктәп кирәк-яракларыннан башка мохтаҗ балаларны калдырмады. Сентябрь аенда 4 баласы 1нче сыйныфка барачак күп балалы оч гаиләләгә Балтачның «Наз» үзәге белгечләре Венера Зиннур кызы исеменнән канцелярия товарлары тутырылган мәктәп букчалары тапшырдылар.
2020 елның 21 августында Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нигамәтҗанова Зөфирә Закирҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге җитәкчесе Голнара Әхмәдиева, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бригадиры Наил Дәүләтшиннар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Зөфирә Нигамәтҗанова озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы, ике оныкчыгы бар.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «озак сроклы карау системасы» проектын гамәлгә кертү кысаларында «тәрбия һәм реабилитация мәктәбе»технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә.