Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ландыш Зарипова «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар өчен «Балалар пижамасын, алъяпкычларны модельләштерү һәм тегү” дигән темага дәрес үткәрде. Модельләштерү ысуллары: макет кулланып, формулалар кулланып. Максаты: киемне модельләштерүнең төрле ысулларына өйрәнү.
Очрашу башында белгеч катнашучыларга алъяпкычның барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте турында сөйләде һәм аларның төрләренең иллюстрацияләрен күрсәтте. Аннан соң модельләштерү ысуллары турында мәгълүмат бирде. Шулай итеп, хатын-кызлар макет аша (манекенда яки фигурада булавкалар белән беркетү методы), әзер формулалар кулланып, «Red Cafe» өлгеләр ясау өчен программада өлге ясауның төрле төрләре булуын белделәр. Нәрсә дә булса теккән вакытта өлге сызу - бу бөтен эшнең иң авыр өлеше.
Бу мәсьәләне хәл иткәннән соң гына детальләрне һәм эшләнмәләрне бер-берсе белән беркетергә һәм тегәргә була. Катнашучылар өлгене әзерләү өчен түбәндәге үләүләрне алдылар: ботның киңлеге; күкрәк киңлеге, озынлыгы; алъяпкыч параметрлары; муен, билдә булган бәйләгечләрнең озынлыгы. Бары тик үлчәү эшләрен бетергәннән соң гына алынган параметрларны тукымага күчерделәр.
Дәрес барышында хатын-кызлар үзләре дөрес үлчәүләрне төшерергә һәм көнкүрештә кулланырга алъяпкычны тегү өчен өлгеләр булдырырга өйрәнделәр.