2020 елның 21 августында Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нигамәтҗанова Зөфирә Закирҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге җитәкчесе Голнара Әхмәдиева, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бригадиры Наил Дәүләтшиннар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Зөфирә Нигамәтҗанова озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы, ике оныкчыгы бар.