“Декоратив куак төрләре. Куакларны кисү”

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында 2020 нче елның 21 нче августында “Бакчачылык” юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече социаль хезмәтләр алучылар өчен “Декоратив куак төрләре. Куакларны кисү” дип аталган дәрес үткәрде.

Әңгәмә барышында белгеч катнашучылар белән куакларны санитар тәрбияләү, коры һәм сынган ботакларны кисү, корткычларга каршы көрәш турында сөйләштеләр. Дәреснең практик өлешендә, белгеч җитәкчелегендә, катнашучылар куакларны кисүнең ике ысулын кулланып карадылар: ботакларны төбеннән кисү, ягъни сирәкләү һәм ботакларның озынлыгын кыскарту. Бу эшләрне башкару өчен бакча секаторлары кулланылды.

Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга уңышлы ботак кисүнең төп кагыйдәсе-беренче катырулар башланганчы культивация ясау, дип искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International