Россиядә ел саен 22 августа Россия Федерациясе дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” указы нигезендә гамәлгә куелган. Шул уңайдан, Чепья авылында урнашкан “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “От Петра Великого и до наших дней” исеме астында информацион сәгать үткәрелде.
Чара ике өлештән торды. Беренче өлешендә, сәламәтлекләрен ныгытучылар, флагның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, килеп туган сорауларга бергәләп җаваплар таптылар.
Ә икенче өлешен җыр, бию һәм шигырьләр белән тулыландырып сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен бәйрәм рухы кертте.