Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Татарстандагы табигать бүләкләре» арт - терапия сериясеннән «Кәрҗиндә гөмбәләр» композициясе

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен  “Кәрҗиндә гөмбәләр» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Чаранын максаты: иҗади карашны үстерү, образлы фикерләүне формалаштыру, декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Папье-маше – төрле эшләнмәләр ясау буенча иң гади техникаларның берсе. Чарада белгеч папье-маше техникасында гөмбә ясарга тәкъдим итте. Эш барышында белгеч Галия Петрова гөмбә төрләрен күрсәтте һәм алар турында сөйләде. Катнашучылар папье-маше техникасында гөмбә ясадылар һәм «Кәрҗиндэ гөмбәләр» композициясен төзеделәр. Сувенир ясап, катнашучылар киләчәктә кирәк булачак белем, күнекмәләр алдылар. Чара барышында белгеч физкультура минуты үткәрде.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль рәвештә әлеге техникада эшләп, төрле эшләнмәләр ясый алуын билгеләп үттеләр.

Әлеге чарада дүрт кеше катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International