Инвалидлар һәм пенсионерлар өчен туризм-реабилитациянең аерым бер төре, ул кешеләрне ял итү өчен, мораль һәм физик көчләрне яңадан торгызу өчен кирәк булган хәрәкәтне күз алдында тота.
«Социаль туризм» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында агымдагы елның 20-21 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучы 20 кеше район үзәгендә экскурсиядә булдылар. Алар «Сабантуй» ял паркында һәм «Ватан сугышчылары»паркында булдылар. Мондый экскурсияләр, аерым алганда, туган якны өйрәнү һәм тарихи объектлар белән танышу, индивидуаль интеграциянең һәм социализациянең алыштыргысыз өлеше булып тора.