2020 елның 22 августында Норма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиева Зөлһәбирә Рамазан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге җитәкчесе Голнара Әхмәдиева, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөбәрәкшин, җаваплылыгы чикләнгән “Тимирязев исемендәге” җәмгыяте директоры Булат Исрафиловлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Зөлһәбирә Галиева озак еллар Тимирязев исемендәге колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, сигез бала тәрбияләп үстергән, егерме җиде оныгы, кырык оныкчыгы бар.