Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү эше кысаларында 2020 нче елның 20 нче августында 2 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста»Үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Минем Түбән Камам» дигән профилактик чара үткәрде. Дәреснең максаты: кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, балаларның Түбән Кама шәһәре тарихы турында күзаллауларын киңәйтү, шәһәрнең мәдәният һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру.
Дәрестә белгеч балаларга 30 августта Татарстанда Республика көне билгеләп үтелүе турында искә төшерде. ТАССРның барлыкка килүе, аның 100 еллык тарихы турында сөйләде. Аннан соң, үткәрелгән викторина барышында Түбән Кама шәһәре, аның барлыкка килүе һәм үсеше, истәлекле урыннары, мәдәнияте, танылган кешеләре, урамнары һәм проспектлары турында сөйләштеләр.
Дәрес ахырында нәтиҗә ясалды: туган шәһәребез чиста һәм матур булсын өчен, ул алга таба да үссен өчен бик нык тырышырга кирәк.